Стена пользователя
Руслан Сафин, 24 октября 2017:
Хыял туйларым

Җәйге чәчәкләр хуш исләрен
Назлы җилләр исеп таратты.
Хыялымда булган яшьлек дустым,
Син кайсы якта,кайсы тарафта.

Хыялларымда гына сине уйлап йөрим,
Кайчак күрсәм дә сине төшемдә.
Эссе җилләр берүк яна күрмә
Суыклар да бер үк өшемә.

Хыял атларымда чабып кайтам,
Яшьлек дустым күренмиме юлларда?
Юлларым озын,очы-кырые күренми,
Адашкандыр ул,әллә юлларда?

Хыялымда калды яшьлек дустым,
Үзе тугры,үзе бердәнбер ул.
Шул бердәнберем өчен генә,
Хыялымда бәлки йөрисеңдер син.

Юллар белән еллар алышына,
Яшьлек дустым белән уйланып.
Күз алдыма килә һушлашу,
Үтмәгән әле шул яшьлек туйларым.

Руслан Сафин (24.10.2017)
""
Изображение уменьшено. Щелкните, чтобы увидеть оригинал.
Руслан Сафин, 24 октября 2017:
Язмышым шулай кушкандыр ул

Язмышым шулай кушкандыр ул бәлки,
Тотып булмый бәхет шатлыгын.
Кайнар хисләремдә янып көям мин,
Эретә калса аны диңгезләр.

Язмышым шулай язгандыр инде,
Хыялымда үземнең югалырга.
Уйларыма керә әллә нәрсәләр,
Уйларым минем буш булса да.

Юк,мин югалмыйм,мин монда калам,
Калам яшәп үз язмышымда.
Югалып өйрисем килми әле минем,
Нәрсәгә кирәк миңа ул югалту?

Вакытым туктады мине яратудан,
Бәлки яратмагандыр ул мине.
Мин бәхетемнән исердем,айный алмим,
Айнык булып кылансамда мин.

Язмышым шулай язгандыр бәлки,
Татып булмый мәхәббәт ачысын.
Кайнар хисләремдә яндым-көйдем мин
Сүндерә алмый аны хәтта диңгезем.

Руслан Сафин (24.10.2017)
""
Изображение уменьшено. Щелкните, чтобы увидеть оригинал.
Руслан Сафин, 24 октября 2017:
Тукта вакыт мине сөюдән

Яннарыңа оча күңелем,
Тотып булмый,сиңа ашыгам.
Янам мин,кайнар хисләрем ташында,
Эретсәдә аны салкын ташларым.

Мин сине кочагыма алып,
Югаласым килә хыялыңда.
Җаннарыңны тартып алыр идем синең,
Син еракта инде хазер,еракта.

Югаласым килә синең хыялыңда
Синең белән өйрисем килә сөю илендә.
Үз-үземә тәүбә кылам шунда,
Җитте сиңа,җаным,тилермә.

Туктар әле вакыт безне яратудан,
Туктап торыр җырларым кошлары.
Мин бәхетемнән исеректер бәлки,
Каба җыя калсам бәхетем паролен.

Руслан Сафин (24.10.2017)
""
Изображение уменьшено. Щелкните, чтобы увидеть оригинал.
Клубы пользователя
Подарки

У пользователя еще нет подарков